Мөфти Камил хәзрәт Раштуа укуларында катнашучыларны сәламләде

05 ноябрь 2025 ел 15:55
Мөфти Камил хәзрәт Раштуа укуларында катнашучыларны сәламләде

Бүген Казанда “Мәгариф һәм әхлак: шәхес формалаштыру һәм заман таләпләре” дип исемләнгән ХХХIV Халыкара Раштуа белем бирү укуларының төбәк этабы пленар утырышы узды. Форум хәзерге җәмгыятьтә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу урынына әверелде.

Әлеге чараның шәрәфле кунаклары арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Рус Православие чиркәвенең Синодаль дини белем бирү һәм катехизация бүлеге рәисе, Екатеринбург һәм Верхотур митрополиты Евгений, Православие Изге Тихон гуманитар университеты ректоры епископ Егорьевский Мефодий һәм башкалар бар иде.

Конференциядә шәрәфле кунак буларак Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Ул чарада катнашучыларны сәламләде, Россия гражданнарының бердәмлеген ныгытуда Россиянең рухи суверенитетын саклауның мөһимлеген ассызыклады һәм тыштан көчләп тагыла торган кыйммәтләргә каршы торуда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе тарафыннан алып бара торган эшчәнлек ярдәм итүе хакында белдерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы