Диния нәзарәтендә «Мир Гарәб» югары мәдрәсәсе делегациясе булып китте

23 октябрь 2025 ел 16:19
Диния нәзарәтендә «Мир Гарәб» югары мәдрәсәсе делегациясе булып китте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 1 нче көнендә (23 октябрь), Диния нәзарәтендә Үзбәкстан делегациясе булып китте. Аны «Мир Гарәб» югары мәдрәсәсе ректоры, Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсендәге Диния нәзарәте башлыгы Җобир остаз Элов җитәкләде. Кунаклар арасында шулай ук уку-укыту эшләре буенча проректор Учкун Авлиекулов, «Дини фәннәр» кафедрасы укытучысы, ислам фәннәре докторы Рузимөхәммәт остаз Тухтасинов та бар иде. Алар Казанга чит илләр катнашындагы “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумында  катнашыр өчен килде. Очрашуда шулай ук дөньякүләм танылган галим, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави да катнашты.

Үзбәкстан делегациясен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Ул кунакларны Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эше, мәгърифәтчелек һәм мәгариф эшчәнлеге, илебезнең дини мирасын өйрәнү өлкәсендәге соңгы казанышлары һәм проектлары белән таныштырды. Ул шулай ук Мөфтиятнең Голәмәләр шурасы, фәтвалар әзерләү тәҗрибәсе, халыкка шәригать мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирү өчен «Даруль-ифта» call-үзәге эше, Коръән хафизлар әзерләү үзәге, республикада ислам мәгарифе системасы турында сөйләде. Мөфти хәбәр иткәнчә, «Хозур» нәшрият йорты гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә дини, тарихи, фәнни әдәбият чыгара: «Мөгаллим сәни»дән алып Коръән тәфсирләренә кадәр. Камил хәзрәт Татарстанда басылган дәреслекләрне «Мир Гарәб» мәдрәсәсенә җибәрергә әзер булуын белдерде.

Моннан тыш, Казандагы мәчетләрдә бөтен дөньяга танылган дин галимнәре дә дәресләр бирә: шәех Мәэмүн әр-Рави "Мәрҗани" мәчетендә –хәдисләр буенча, ә БИА профессоры, шәригать фәннәре докторы Сәйф ибн Али әл-Әсри «Зәңгәр» мәчетендә «Үлүм әл Коръән» буенча лекцияләр укый. Шунысы игътибарга лаек: Камил хәзрәт үзе дә «Зәңгәр» мәчетендә Раббаниның «Мактубат» китабы буенча дәресләр алып бара. Кунаклар ишеткәннәрдән бик канәгать калдылар, Диния нәзарәтенең актив эшчәнлегенә гаҗәпләнделәр.

Әңгәмә барышында шулай ук Үзбәкстан һәм Татарстанның ислам мәгариф уку йортлары арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Җобир остаз Элов, Үзбәкстан студентларының Россия ислам институтында белем алуын әйтеп, Татарстан егетләрен Бохарага укырга чакырды. Мөфти Камил хәзрәт бу тәкъдим белән кызыксынуын белдерде. Камил хәзрәт, аларга җавап итеп, 2026 елда Казанның «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дип аталып йөртелүен һәм аның кысаларында  50 дән артык илдән килгән вәкилләр катнашында Коръән укучылар бәйгесе үткәрү ниятләнүен хәбәр итте һәм үзбәк хафизларын анда катнашырга чакырды.

Очрашу ахырында Татарстан Мөфтие кунакларга Хәнәфи мәзһәбе буенча язылган һәм халыкара стандартларга туры килгән кулъязма Коръәнне тәкъдим итте.

Камил хәзрәт кунакларга бүгенге очрашу истәлеге итеп яңартылган «Казан басмасы»н бүләк итте һәм Үзбәкстанда бастырып чыгарыр өчен файллар бирү мөмкинлеге турында белдерде. «Мир Гарәб» мәдрәсәсе вәкилләре бу тәкъдимне шатланып кабул иттеләр. Шунысы игътибарга лаек: 2019 елда Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән Коръән Үзбәкстан мөфтияте тарафыннан 10 мең данәдә бастырылды.

Нәзарәттә булганда кунаклар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә кереп чыкты. Кунаклар уку йортының яңартылган тарихи бинасын карады, уку-укыту гамәлгә ашырыла торган шартлар белән танышты – уку сыйныфларын, кабинетларны, китапханәне, музейны карады. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы