Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 1нче көнендә (23нче октябрьдә), Казанда чит ил кунаклары катнашында “Россиянең мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” дип исемләнгән II Бөтенроссия симпозиумының пленар утырышы узды. Кичә, симпозиумның беренче көне мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы белән узган булса, бүген мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы үтә. Аның эшендә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортларыннан 150дән артык мөгаллим, шулай ук шәрәфле кунаклар катнаша. Ел саен үткәрелә торган чара Россия ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора.
Симпозиумның пленар өлешендә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән дин, дәүләт һәм мәгариф оешмалары вәкилләре мөрәҗәгать итте: Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары Алексей Петров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һ.б.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин симпозиум темасы буенча күренекле татар дин галиме Мөхәммәд Морад әр-Рәмзи әл-Казани әл-Мәнзиләвинең сүзләрен китерде, ул “Тарих голәма Болгар вә Казан” китабында элекке татар дин галимнәре турында түбәндәгеләрне яза: “Аларның юлына килгәндә – аларның барысы да сөнниләр, гакаид (инану) мәсьәләсендә алар барысы да матуридилар, ә гамәл кылу мәсьәләсендә алар хәнәфиләр булганнар. Һәм дә бүгенге көнгәчә алар арасында дингә яңалык кертүчеләр булмаган”.
Камил хәзрәт билгеләп узганча, фикһта – хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәдә – матуриди мәктәбе һәм шәригатькә туры килгән тәсаувыф (суфыйчылык) – бу татарлар өчен 1917нче елгы инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре тоткан һәм алга сөргән традицион ислам моделе. Бу уңайдан Камил хәзрәт катнашучыларның игътибарын инкыйлабка кадәр татар халкының күренекле шәхесләре үсеп чыккан татар мәдрәсәләренең уку программаларына һәм дәреслекләренә юнәлтте. Мисал итеп ул гакыйдә дәреслекләрен китерде: Нәҗмеддин ән-Нәсәфинең “Гакаид ән-Нәсәфия” китабы һәм аның шәрехләре, Җәләлетдин әд-Даваниның шәрех белән язылган “әл- ʼАкыда әл-ʼАдудия” китабы (“Шәрх Мула Җәләл” исеме белән билгеле), Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) “әл-Хикмә әл-бәлига әл-җания фи шәрх әл-гакаид әл-хәнәфия” китабы.
– Татар дин галимнәренең зур күпчелеге гакыйдә мәсьәләсендә әһле-сөннәт вәл-җәмәгатькә ияргән, ягъни хәнәфи-матуриди мәктәбенә таянган, – дип билгеләп узды Камил хәзрәт. – Мин китергән мәгълүматлар Мәрҗаниләр һәм Барудиларның яңа буынын үстерү өчен алга таба нинди юл белән барырга кирәклеген ачык күрсәтә: ул да булса – шәкертләрне илебезнең танылган дин галимнәре укыган дәреслекләр буенча белем бирү.
Пленар утырыш кысаларында шулай ук Татарстан ислам уку йортлары мөгаллимнәрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Мөфти Камил хәзрәт яшь буынны тәрбияләүгә һәм ислам фәннәрен өйрәтүгә зур өлеш керткән мәдрәсә мөгаллимнәренә медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова билгеләп үткәнчә, юл картасы нигезендә 2030нче елга Бердәм дәүләт имтиханы кысаларында гарәп теленнән имтихан тапшырырга мөмкин булачак, һәм бүгенге көндә икенче юл картасы да расланган, аның максаты – гарәп телен икенче чит тел буларак мәктәп программасына кертү.
Форумга килгән чит ил кунаклары үз илләрендә белем бирүдә инновацион укыту ысулларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны профессоры, филология фәннәре докторы Салех Абдулла Әл-Шасри тел күнекмәләрен үстерүгә заманча якын килү турында сөйләде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты профессоры, ислам фәннәре докторы Мөхәммәд Нух Куда “Ислам мәгарифе: традицияләргә һәм инновацияләргә үзара якын килү” темасы буенча чыгыш ясады.