Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак

08 октябрь 2025 ел 15:56
Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак

2025 елның 25 октябрендә «Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак. Фәнни җыелыш «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» темасына багышлана.

Форумны «Әхмәдзәки» мәчете, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән килештереп, «Диалог» мәгълүмати-консультация үзәге коммерцияле автоном оешмасы»  һәм «Игелек маягы» хәйрия фонды белән берлектә оештыра.

Чара яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм идеологиясен кисәтү өлкәсендә мәхәлләләр, дини белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Проект башлангыч һәм урта баскычтагы дини уку йортлары вәкилләре, Татарстан имам-мөхтәсибләренең яшьләр белән эшләү буенча урынбасарларына йөз тота.

Форум программасына яшьләр һәм дини традицияләр; төрле диннәр арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне саклау һәм ныгыту мөһимлеге; теологик манипуляцияләр ысуллары (сәләфичелек мисалында); террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору өлкәсендәге законнар белән бәйле актуаль мәсьәләләр; интернет челтәрендәге куркынычсызлык; террорчылык һәм экстремизм идеяләрен кисәтүдә дини белем бирүнең роле һ. б. мәсьәләләр кертелгән.

Форум татар дини мирасын, аерым алганда, танылган татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесен популярлаштыруга мөһим урын бирә. Бу аның традицион ислам нигезләрен саклап калуга һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертүе белән аңлатыла. Ул – хәзерге заманның күренекле мөселман дин әһелләрен тәрбияләп калдырган шәхес.

Чара 25 октябрьдә Осиновский тыкрыгы, 16 а адресы буенча урнашкан «Әхмәдзәки» мәчетенең конференц-залында ачыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы