Бүген, рабигыль-ахыр аеның 12нче көнендә (4нче октябрьдә), Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең – кыска вакыт эчендә намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча курсларның 16нчысы эшли башлады. Әлеге яңа сезонда курслар зур датага – һиҗри исәп буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгына багышлап уздырыла.
Курсларның ачылу тантанасы Нәзарәт бинасында узды: анда 150дән артык укучы катнашты. Дәресләр башланыр алдыннан, Коръәннән аятьләр уку һәм бергәләп “Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ. Вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлүһ” шәһәдәт кәлимәсен әйтү бик дулкынландыргыч булды.
Аннары оештыручылар проект белән таныштырды, кайбер төшенчәләрне аңлатып узды һәм курсны уздыру өчен техник мөмкинлекләр буенча фикер алышты. Катнашучылар шулай ук татар һәм рус телле төркемнәргә бүленде.
Шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова мөрәҗәгать итте. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең үз гомерендә тормышын үзгәртерлек мөһим вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм “Ислам. Беренче адымнар” проектының шәкертләр тормышына үзгәрешләр алып килүен теләде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, башка еллардан аермалы буларак, бүгенге беренче дәрес иман темасына багышланды. Аны Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрде.
Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 09.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым үткәрелә.
Соңгы дәрес – 29нчы ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унбиш сезон дәвамында әлеге курсларда 1600гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.