Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 50нче санын нәшер итте. Әлеге яңа санда Рабигыль-ахыр-Раҗәб айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар – дини гыйлем алуның әһәмияте, сабыр итү, хәләл ризык белән туклану, сәламәтлек – Аллаһыдан әманәт, ата-анага итагать итү, эчкечелекнең зарары, Коръәндә сөйләнгән пәйгамбәрләр тарихының хикмәте һ.б. темаларга язылган.
Журналдагы үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.
Бу санда түбәндәге темаларга да нәсыйхәтләр бар: ата-ананың хаклары һәм аларны үтәү әдәпләре, истигъфар кылуның әдәпләре, йорт салуга караган әдәпләр, күрше хакы, тәмугның баскычлары, җәннәтнең дәрәҗәләре.
Шулай ук 2025нче елның өченче кварталында Татарстанның мөселман өммәтенә кагылышлы төп вакыйгалар турында хисап тәкъдим ителә.
Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.