Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 2нче көнендә (24нче сентябрьдә), Зәй мөхтәсибәтендә “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге чара күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыголның (1768-1838) тормыш юлына һәм иҗатына багышланды.
Конференциягә танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар җыелды. Алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, КФУ профессоры һәм танылган әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов, шулай ук татар зыялылары, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре – Рабит Батулла, Вахит Имамов, Рәдиф Гаташ һәм башкалар бар иде.
Ялчыгол укулары Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтелүче 1500 еллыгына багышлап үткәрелде.
Әлеге чара Зәй районы Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның каберен зиярәт кылу белән башланды. Биредә Мөфти Камил хәзрәт һәм конференциядә катнашучылар мәгърифәтче рухына дога кылды.
Моннан тыш, барлык кунаклар Зәй шәһәре “Билал” мәчетендәге Таҗетдин Ялчыгол музеенда булды һәм күренекле мәгърифәтченең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле экспонатлар, материаллар һәм тарихи китаплар белән танышты.
Аннары конференциядә катнашучылар Зәй районы Куш-Елга авылына юнәлде – биредә Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары каберен зиярәт кылдылар. Аннары шушы авылның Мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы үтте.
Фәнни җыен Коръән аятьләре уку белән башланды һәм сәламләү сүзләре белән дәвам итте. Белгечләр дин галиме мирасына тирән ихтирамын белдерде.
Мөфти Камил хәзрәт конференцияне оештыручыларга – Зәй районы хакимиятенә һәм мөхтәсибәтенә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә әлеге чараны оештырулары өчен рәхмәтен белдерде һәм әлеге җыенның Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрен өйрәнүдә чираттагы мөһим адым булуын билгеләп үтте. Ул билгеләп узганча, галимнең танылган хезмәтләре – “Сидрәт әл Мөнтаһә”, “Тәварихе Болгария” һәм “Рисаләи Газизә” белән “Даруль-кутуб” электрон китапханәсендә теләгән һәр кеше бушлай таныша ала. Биредә аның цифрлаштырылган копияләре саклана. Китапханә фондында – 2000нән артык борынгы китап.
Конференциядә шулай ук башка галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә чыгыш ясады, алар Таҗетдин Ялчыголның иҗади мирасын өйрәнү һәм саклау буенча үз фикерләре белән уртаклашты.