Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 29нчы көнендә (21нче сентябрьдә), Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман командалары арасында футбол буенча республика турниры узды.
Турнирда 15 команда катнашты.
Бу ярышлар спорт мәйданында көч сынашу гына түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту урынына да әверелде.
Быел әлеге турнир һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тууына 1500 ел тулу кысаларында үткәрелде.
Турнир җиңүчеләре:
I урын – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы,
II урын – Әлмәт,
III урын – Чаллы.
Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте.