Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисе инаугурациясендә катнашты

19 сентябрь 2025 ел 12:49
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисе инаугурациясендә катнашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 27нче көнендә (19нчы сентябрьдә), республикабыз Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан үткәрелүче чарада – Татарстан Рәисе инаугурациясе тантанасында катнашты. Әлеге чарада ул алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм үз вазифаларына кереште. Инаугураиягә шәрәфле кунак сыйфатында катнашу өчен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырылды.

Үзенең телеграм-каналында Мөфти Камил хәзрәт түбәндәгеләрне ассызыклый:

“Шундый бер аять бар:

قُلِ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَن تَشَاءُ وَتَنزِعُ الْمُلْكَ مِمَّن تَشَاءُ وَتُعِزُّ مَن تَشَاءُ وَتُذِلُّ مَن تَشَاءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ

“Әйт: «И, падишаһлыкның хуҗасы Аллаһ! Син хакимлекне теләгәнеңә бирәсең, теләгәнеңнән тартып аласың; теләгәнеңне олылыйсың, теләгәнеңне хур итәсең. Бөтен яхшылык [һәм яманлык] – Синең генә хакимлектә. Һичшиксез, Син – һәрнәрсәгә Кодрәтле” (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 26нчы аять). Бу аятьтән без нәрсә аңлыйбыз? Рөстәм Нургалиевич Аллаһның тәкъдире белән Татарстан Рәисе булды.

Менә бүген аңа бик авыр йөк тапшырдык. Җилкәсенә тау кадәрле җаваплылык аудардык! Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә Рәисебез өчен догада булырга кирәк. Раббыбыз аңа Хак юлда күп игелекләр кылырга, өммәтебез, Ватаныбыз һәм милләтебез файдасына дип башланган күп хезмәтләрне хәере белән тәмамларга һәм яңаларын куярга насыйп итсен. Республикабыз Аллаһының рәхмәтендә һәм яклавында булсын!”

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы