Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете “Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге” дип исемләнгән бәйге башлап җибәрә. Конкурс Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгы уңаеннан дини җырларны матур итеп башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, татар рухи мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала: солистлар – ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр. Тәҗрибәле жюри аларны түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәяләячәк: 3-7 яшь, 8-14 яшь, 15-18 яшь, 19-35 яшь, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.
Бәйге ике этапта уздырылачак:
I этап – сайлап алу – ул онлайн форматта үтәчәк. Катнашучылар үзләренең чыгышларын видеога төшереп, 2025нче елның 27нче сентябреннән 5нче октябрьгә кадәр kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә тиешләр.
II этап – ярымфинал – сайлап алу турыннан узучылар 2025нче елның октябрь урталарына (төгәл датасы телеграм-каналда соңрак хәбәр ителәчәк) йомгаклау чарасына чакырылачак.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучыларга Гран-При һәм һәр яшь категориясендә өч призлы урын биреләчәк. Төп бүләк – гомрәгә юллама!
Катнашу өчен 26нчы сентябрьгә кадәр Google Docs формасы аша теркәлү узарга кирәк: https://forms.gle/wjCoN8sjJxALkR3R8.
Шунысы мөһим: бәйгегә тәкъдим ителгән материалларның татар телендә булуы зарур. Видеолар тавыш камералары кулланмыйча, камераны башкаручыдан 2 метр ераклыкта урнаштырып, а-капелла (музыка уен коралыннан башка, тере тавыш белән) яздырылырга тиеш. Һәрбер катнашучы бер әсәр – мөнәҗәт башкара. Аның озынлыгы 4 минуттан артмаска тиеш.
Бәя биргәндә, хезмәтләрнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү); киемнәрнең зәвыклылыгы, миллилеге; онытылып барган, сирәк очрый торган мөнәҗәтләргә өстенлек бирү; эшнең мөнәҗәт башкару таләпләренә туры килүенә игътибар ителәчәк.
Конкурс турында яңалыклар t.me/monejet2025 каналына куелып барылачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: +7 927 032-89-71 (Фирдания ханым); +7 903 305-22-64 (Алинә).