Татарстан Диния нәзарәтендә хатын-кызларның "Затлы мәҗлес" дип аталган уникаль проектының яңа сезоны башланды. Анда туташлар һәм ханымнар, очрашып, тормыштагы көнүзәк темаларга ихлас сөйләшүләр алып баралар, экспертлар консультацияләр бирәләр. Бу сезонда "Затлы мәҗлес" Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (ﷺ ) һиҗри буенча агымдагы 1447 елда 1500 еллыгы кысаларында уздырыла.
Рухи-мәгърифәтчелек очрашуында төрле яшьтәге 80 нән артык мөслимә катнашты.
Беренче кичә лекция форматында үтте, әмма ул, тора-бара, хисләр өермәсенә бөтереп алды һәм Аллаһ Илчесенә ﷺ ихлас мәхәббәт белән тулды. Оештыручылар театральләштерелгән күренешләр, видео-презентацияләр һәм җанлы итеп сөйләнгән хикәяләр кергән интерактив аша һәркемгә исламның мәңгелек кыйммәтләрен җиткерә алды.
Кичәнең төп темасы "Пәйгамбәребезгә ﷺ булган мәхәббәтебез эшләребездә, сүзләребездә һәм йөрәгебездә ничек чагылыш таба?" дип аталды. Тамашачылар театраль куелышның өч төп герое белән бергә бу сорауга җавап табарга тырышты. Замана хатын-кызларның һәркайсы үз кыенлыклары һәм шик-шөбһәләре белән очрашты. Үткәнгә гаҗәеп бер сәяхәт һәм Хаули бинт Сәләб, Әсма бинт Әбу Бәкер кебек бөек сәхабә хатын-кызларның һәм Җөләйбиб кәләшенең тарихлары белән танышкач, алар тормыш мәгънәсен аңлады һәм изге Сөннәт аша җаваплар тапты.
Мөслимә кардәшләребезнең Мөхәммәд пәйгамбәргә ﷺ язган аноним хатлары һәм сахих (ышанычлы) хәдисләрдән төзелгән, өммәткә юлланган җавап хаты бу чараны тагын да тәэсирләндереп җибәрде.
Кичә җәмәгать белән ихластан дога кылу һәм истәлеккә открыткалар тарату белән тәмамланды: алар шушы мөһим очрашу турында искә төшереп торачак.
Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге оештырган бу чара иҗат, ихласлык һәм тирән белемнәр аша заманча аудитория белән мөһим темаларга сөйләшергә мөмкинлек бирде. Йөрәкләрдә иман, шөкер итү кебек сыйфатлар тәрбияләү һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ гүзәл үрнәгенә иярергә омтылыш уятуның ачык мисалы булды.