Рабигыль-әүвәл аеның 17 нче көнендә (9 сентябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ак Барс Арена” стадионында булды. Биредә якын арада көтелгән “Рубин” (Казан) – “Динамо” (Махачкала) клублары уенына әзерлек кысаларында ике намаз бүлмәсе җиһазландырылды. Мөфти хәзрәт белән бергә бүлмәләрне караучылар арасында “Рубин” футбол клубы” автоном коммерциячел булмаган оешма идарәсе президенты Марат Сафиуллин, “Рубин” футбол клубы” автоном коммерциячел булмаган оешма директоры Илдар Зарипов, “Ак Барс Арена” генераль директорының беренче урынбасары Илнур Гафиятов, Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов һәм башка шәрәфле кунаклар бар иде.
“Ак Барс Арена” стадионында намаз уку бүлмәләре Марат Әдип улы башлангычы белән “Рубин” футбол клубы һәм стадионның уртак тырышлыгы белән булдырылды – хәзер күпләп мөселманнар яшәгән ике кардәш республикаларның – Татарстан һәм Дагыстан җанатарлары футбол уеннары барган вакытта уңайлы шартларда намаз укый алачак. Бу аеруча көзге-кышкы чор өчен әһәмиятле, чөнки намазлар арасындагы вакыт 1 сәгатькә кадәр кыскара. Моннан тыш, үткән елларда биредә узган Республикакүләм ифтарлар стадионга популярлык китерде – хәзер бирегә яратып йөрүчеләр арасында мөселманнар күп. Моңа кадәр стадионда спортчылар өчен генә намаз бүлмәсе спорт зонасында җиһазландырылган иде.
Футбол карарга килгән халык өчен намаз бүлмәләре көнчыгыш һәм көнбатыш трибуналарда булдырылды. Аларның мәйданы – 12 шәр квадрат метр. Янәшәсендә үк уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. “Рубин” футбол клубының Казанда үтә торган уеннарында алар барлык кешеләр өчен ачык булачак.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Марат Әдип улына, намаз бүлмәләрен булдыручыларга һәм хәйриячеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Шунысы игътибарга лаек: әлеге бүлмәләр Мәүлид аенда ачылды.