Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов катнашты.
Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов 23нче август көнне ахшам намазыннан соң Мәүлид ае башлануы турында искәртте, мөбарәк айның фазыйләтләре турында сөйләде.
Алга таба матбугат очрашуында сүз 29 августта Казанда Иске Татар бистәсендә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертүгә багышланды. Әлеге чара татар дин галиме Ш.Мәрҗани һәйкәле янында көндезгә сәгать 3тә (15.00) башланачак. Быел бәйрәм бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле. Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә чараны бик зур итеп һәм Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында оештыра.
Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗга – ике һәм гомрәгә бер юллама уйнату торачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала. Бүләк уйнатуда җиңүчеләр 2026нчы елда “Комфорт” программасы буенча хаҗга ике юллама, “Стандарт” программасы буенча гомрәгә бер юллама алу өчен сертификатларга ия булачак. Фестивальнең махсус кунаклары – Россиядә иң танылган нәшид башкаручы “Нәшидүл ислам” төркеме җырчылары. Алар үзләренең иң популяр нәшидләрен – сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт турында җырларын тәкъдим итәчәк. Нәшидләр гарәп һәм рус телләрендә яңгыраячак. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк.
Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 22нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тууына 1500 ел тулу уңаеннан чаралар Татарстанның 1600дән артык мәчетен, 48 мөхтәсибәтен колачлаячак: фәнни җыеннар, төрле бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары үткәрү көтелә. Кичә, әйтик, Кукмара мөхтәсибәтендә Мәүлид ае кысаладарында “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул “Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең рухи мирасы – бәхеткә юл” исеме астында уздырылды.
Искәртеп үтик: Мәүлид ае – Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай булу белән истәлекле. “Мәүлид” сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Ә менә Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (4нче сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең ﷺ нәкъ туган көнендә Мәүлид кичәсе Болгарда Ак мәчеттә үтәчәк.