Әлки мөхтәсибәтендә Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үттеләр

26 июль 2025 ел 14:29
Әлки мөхтәсибәтендә Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген, 26 июльдә, Әлки районының Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Юбилей чарасына хөрмәтле кунаклар килде, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде. Үз чыгышларында алар әлеге тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында дин тотучыларның рухи үсеше өчен хезмәт итүен теләде. Мөфти Камил хәзрәт Коръән аятьләрен укыды һәм дин тотучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Ул шулай ук һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады. Камил хәзрәт авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм авылның танылган шәхесләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, алар арасында мәчетне саклап калуга зур өлеш кертүчеләр дә бар.

Бу мәчетнең тарихы шунысы белән игътибарга лаек: аның ишекләре совет чорында да дин тотучылар өчен ачык булган.

Кунаклар мәчет музее экспозициясе белән таныштылар, анда дини китаплар, шәмаилләр һәм ислам ядкәрләре, шул исәптән әлеге мәчетнең беренче ярымае саклана. Боларның барысы өчен дә мәчет имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, авыл халкына ислам нигезләрен өйрәтүче Илдар хәзрәт җаваплы.

Мәчетнең юбилей тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре, мәчеткә кереп, өйлә намазын укыдылар. Аны Мөфти Камил хәзрәт үткәрде.

Әлки мөхтәсибәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашты. Очрашу барышында мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында да фикер алыштылар.

Мөфти Камил хәзрәт һәм район башлыгы Базарлы Матак авылында узган елның августында ачылган "Өмет" мәчетендә дә булды.

Бүгенге көндә Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы