Татарстан Диния нәзарәте Казан епархиясе белән берлектә Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләрендәге балаларга ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте. Акча балалар өчен азык-төлек, балалар өчен гигиена чаралары, балалар киемнәре һәм җиһазлар сатып алуга тотылачак. Кирәкле әйберләр исемлеге ата-аналарның теләк-тәкъдимнәреннән чыгып төзелде. Хәзрәтләр һәм батюшкалар гуманитар йөкне август уртасында Луганск Халык Республикасына озата барачак.
Барлыгы 210 балага ярдәм кирәк. Аларга памперслар, дымлы тастымаллар, бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар; гигиена чаралары (балалар кремы; присыпка; колак чистарту өчен таякчыклар; балалар өчен сыек сабын; шампунь), кер юу порошогы; азык-төлек (боткалар, соклар, боламыклар); кечкенә ванналар һәм олы һәм кече йомышны үтәү өчен чүлмәкләргә ихтыяҗ зур. Шулай ук яңа туган сабыйлар өчен караватлар һәм коляскалар; манежлар; матраслар; мендәрләр; юрганнар; урын-җир кирәк-яраклары; уенчыклар һ.б. кирәк.
Акчаны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җыя. Теләгән һәркем, күрсәтелгән куар-код буенча узып, үз өлешен кертә ала.