Татарстан җыелма командасы ОРХИС кубогына ислам илләре арасында III Халыкара хоккей турниры В төркеме чемпионы булды

11 июнь 2025 ел 14:51
Татарстан җыелма командасы ОРХИС кубогына ислам илләре арасында III Халыкара хоккей турниры В төркеме чемпионы булды

Казанда 8 июньнән 11 июньгә кадәр «Татнефть Арена» бозында ислам илләре арасында ОРХИС Кубогына III Халыкара хоккей турниры узды. Турнирны Ислам илләре хоккеен үстерү оешмасы химаясендә «Татнефть» компаниясе оештырды.

Бүген татарстанлылар Иран Республикасы командасы белән очрашты һәм аларны 8:3 исәбе белән җиңде. Татарстан Республикасы җыелма командасы В төркеме чемпионы булды.

Ярышларда Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Ливан, Бәхрәйн, Иран һәм Оманнан 8 һәвәскәр команда катнашты. Турнирда Россияне Татарстан Республикасының һәвәскәрләр җыелма командасы тәкъдим итте, анда республика мөселманнары уйный. ОРХИС – Казанда 2023 елда оештырылган Ислам илләре хоккеен үстерү оешмасы.

Хоккей 3х3 – кечерәк (34х18 м) мәйданчыкта актив үсә торган уен форматы, командада уенчылар саны азрак, уйнау тизлеге – югары. Матч җиде минутлык өч өлештән тора.

Фотосурәтләр: ОРХИС матбугат үзәге. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы