Әлмәт мөхтәсибәтендә 14 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр арасында ел саен үткәрелә торган Коръән укучылар район бәйгесе узды. Чарада Әлмәт шәһәреннән һәм Әлмәт районыннан 70 ир бала һәм кыз бала катнашты.
Аларның белем һәм күнекмәләренә Түбән Кама мөхтәсибәте каршындагы «Тәхфиз» Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучысы, «Татар Хафиз» проекты кураторы, Әлмәт ислам мәдрәсәсен тәмамлаган Рәшит устаз Куряев бәя бирде.
Иң яхшы укучыларны ике номинациядә сайлап алдылар: «3 җүз» номинациясендә җиңүче ир балага тәкәгә сертификат бүләк иттеләр.
Фоторәсемнәр: Әлмәт мөхтәсибәте.