Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылышка багышланган чара үткәрелде. Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 30, ә башлангыч бүлеген 89 шәкерт – барлыгы 119 кеше тәмамлады (ир-егетләр – 49, хатын-кызлар – 70). 4 еллык һөнәри бүлекне тәмамлаучы 30 кешенең 22се – ирләр, 8е – хатын-кызлар. Аларга урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылды. Шунысы мөһим: һәнәри бүлекне тәмамлаучыларның күбесе дин өлкәсендә хезмәт итә. Алар арасында 10 ир-егет төп имам яки икенче имам булып хезмәт куя, шулай ук үз мәхәлләләрендә мөгаллим, мөәзин һәм абыстай вазифаларын башкаручылар да бар.
3 еллык башлангыч бүлекне тәмамлаучы 89 кешедән ир-егетләр – 28 кеше, хатын-кызлар – 61. Быелгы чыгарылыш – 26нчы. Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрнең төп өлеше Кукмараның үзеннән һәм Кукмара районы авылларыннан. Шулай да, мәдрәсәдә башка төбәкләрдән дә килеп укучылар байтак, мәсәлән, Саба, Теләче, Биектау районнарыннан, шулай ук күрше Киров өлкәсеннән.
Кукмара мәдрәсәсендә яшьләр дә, балалар да, олылар да белем ала. Күркәм традиция буенча быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында иң өлкән шәкертләр дә телгә алынды: иң өлкән ир-ат буларак Зур Кукмара авылында яшәүче 75 яшьлек Кәримуллин Фәиз Вәгыйзь улы, ә иң өлкән хатын-кыз буларак Биектау районыннан укырга килеп йөргән 73 яшьлек Шәрифҗанова Ләйлә Нурулла кызы билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чыгарылыш тантанасында шулай ук мөгаллимнәр һәм уку еллары дәвамында төркем җитәкчеләре вазифаларын башкарган старосталар да түргә чыгарылып, мактау сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды.
Чыгарылыш чарасында Татарстан мөфтиятенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Низамов һәм Кукмара районы мөхтәсибе ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллиннар катнашып шәкертләргә күркәм теләк-нәсыйхәтләрен җикерделәр.
Шулай итеп, хәзерге вакытта Кукмара мәдрәсәсе бөтен потенциалын кулланып, халык тормышында әһәмиятле роль башкара, дип әйтеп була. Ә уку йортының төп максатына килгәндә, ул – халык күңелен сафландыру, җәмгыятьне әхлаклы-әдәпле итүгә саллы өлеш кертү. Шушы максатларны тормышка ашыруда Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәмче булсын иде. Әәмиин...
Нурсинә Курамшина, КФУның журналистика факультеты студенты