РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яшел Үзән районындагы ике мәчетне төзү һәм төзекләндерү өчен акча җыеп бирде. 650 мең сум күләмендә акча PrivateClub резидентларының очрашуында җыелган иде. Аерым алганда, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов PrivateClub резидентларыннан җыелган 200 мең сум күләмендәге хәйрия акчасын Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында төзелә торган мәчеткә тапшырды. Әлеге мәчет имамы Фәнис хәзрәт Йосыпов Айдар Шаһимәрдәновка һәм битараф булмаган мөселман эшмәкәрләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 450 мең сум акча исә Яшел Үзән районының Каратмән мәчетен төзекләндерүгә җибәрелде.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яшел Үзән районындагы ике мәчетне төзү һәм төзекләндерүгә акча җыеп бирде
09 ноябрь 2021 ел 11:52

Соңгы яңалыклар

Белем көне алдыннан Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды
01 сентябрь 2025 ел 08:33

Казанда Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узды һәм хаҗга һәм гомрәгә җиде юллама уйнатылды
29 август 2025 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы