ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп, дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала. Бүген бу уңайдан Нәзарәтнең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов белән очрашты. Очрашуда сүз моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында барды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылучы бу курсларда Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында моргларда хезмәт куючы санитарлар һәм мәхәлләләрдә мәетне юучы ир-атлар һәм хатын-кызлар, ритуаль хезмәтләр бирүче фирмалар эшчеләре, мәчет хезмәткәрләре чакырылачак. Моннан тыш, очрашуда алар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч медицина белеме бирүче курслар оештыру мөмкинлеге дә каралды.
Нәзарәттә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп юу мәсьәләсе карала
25 май 2021 ел 12:15

Соңгы яңалыклар

Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
06 июнь 2025 ел 04:34

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
06 июнь 2025 ел 02:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы