Бүген, Рамазан аеның 25 нче көнендә (7 майда) Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казанның «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, сугыш ветераны Харис хәзрәт Салихҗан белән күреште. Мөфти аңа татар телендәге “Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” саллы хезмәтен һәм якынлашып килүче Ураза гаете, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлап, бер пакет күчтәнәчләр бүләк итте. Харис хәзрәт, үз чиратында, мөфти хәзрәтләренә үзенең “Чутай бабай малайлары” дигән китабын бүләк итеп бирде. Очрашу бик җылы, матур узды.
Бүгенге көндә Харис хәзрәткә 94 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Батырлык, ныклык, түземлек күрсәткәне өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм 30дан артык медаль белән бүләкләнә. Шул ук вакытта ул, мәчет имамы буларак, тормыш юлының күп елларын рухи хезмәткә багышлаган.
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы якынлашу уңае белән, республикабызда имамнар булып хезмәт кылучы мөхтәрәм ветераннар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлаулар, бүләкләр кабул итә. Алар республикабыз имам-мөхтәсибләре кулыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бәйрәм бүләкләрен – азык-төлек җыелмаларыннан торган күчтәнәчләр алалар.
Татарстан мөфтие һәм Диния нәзарәте исеменнән котлаулар шушы көннәрдә республикабызның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче ветераннарга да килеп ирешәчәк.
Мөфти Казанның «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗанны Ураза гаете һәм Җиңү көне белән котлады
07 май 2021 ел 13:56

Соңгы яңалыклар

Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
06 июнь 2025 ел 04:34

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
06 июнь 2025 ел 02:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы