Татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнирда төп бүләк – Хаҗга юллама уйнатылачак

29 октябрь 2025 ел 11:18
Татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнирда төп бүләк – Хаҗга юллама уйнатылачак

15нче ноябрьдә (җөмәдәл-әүвәл аеның 24нче көнендә) Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев исемендәге “Витязь” спорт мәктәбе бинасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең XVI Россиякүләм турниры узачак. Ярышлар Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы һәм һиҗри ел исәбе буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында үтәчәк.

Турнирның төп бүләге – 2026нчы ел хаҗына юллама. Аны үз категориясендә җиңү яулаучылар (алар барысы 10 кеше) арасында уйнатачаклар.

Әлеге чараның төп оештыручылары – Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның Татарча көрәш Федерацияләре һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Ел саен үткәрелә торган турнир мөселман яшьләре арасында татар милли көрәшенең һәм кул көрәшенең дәрәҗәсен күтәрергә, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ярышлар яшьләрдә рухи ныклык һәм чыдамлык тәрбияләүгә, спортчылар арасында дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Татар милли көрәшендә 18 яше тулган, физик әзерлеге яхшы булган һәм намазны дөрес уку буенча тестны уңышлы тапшырган мөселманнар катнаша ала. Ярышлар милли көрәштә – 65кә кадәр, 75кә кадәр, 85кә кадәр, 95кә кадәр, 105кә кадәр килограмм һәм аннан да авыррак үлчәү категорияләрендә, кул көрәшендә – 70кә, 85кә һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак. Кул көрәшендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар (ветераннар) өчен яңа категория өстәлде. Һәр авырлык категориясе буенча җиңү яулаучылар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ия булачак.

Турнирның тантаналы ачылышы – сәг. 10.00-дә, ә катнашучыларны үлчәү һәм намаз тәртипләре буенча сынау сәг. 8.00-дән башланачак.

Тулырак мәгълүмат – ярышлар турындагы Нигезләмәдә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы