Кичә, Шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Норлат имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге жюри 3 яшь төркемендә (2-5 яшь, 6-10 яшь, 11-17 яшь) биш җиңүчене билгеләп, китаплар, уку кирәк-яраклары, уенчыклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Гомумән, һәр бала өенә күчтәнәчләр белән кайтып китте. Коръән бәйгесендә катнашкан укучылар арасында Тәгълим үзәгендә узучы “Минем гаиләмнең шәҗәрәсе” күргәзмәсенә дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итүчеләр булды. Кулдан нәсел шәҗәрәләре язылган 15 хезмәт оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.
Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды
26 март 2021 ел 10:37

Соңгы яңалыклар

Белем көне: “Мөхәммәдия”гә көндезге бүлеккә кабул ителгән 100 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды
01 сентябрь 2025 ел 13:03

Белем көне алдыннан Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды
01 сентябрь 2025 ел 08:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы