Кичә, Шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Норлат имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге жюри 3 яшь төркемендә (2-5 яшь, 6-10 яшь, 11-17 яшь) биш җиңүчене билгеләп, китаплар, уку кирәк-яраклары, уенчыклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Гомумән, һәр бала өенә күчтәнәчләр белән кайтып китте. Коръән бәйгесендә катнашкан укучылар арасында Тәгълим үзәгендә узучы “Минем гаиләмнең шәҗәрәсе” күргәзмәсенә дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итүчеләр булды. Кулдан нәсел шәҗәрәләре язылган 15 хезмәт оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.
Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды
26 март 2021 ел 10:37

Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәтне Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде
17 май 2025 ел 16:33

Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович Диния нәзарәтенең "Мәрҗани" ордены медале белән бүләкләнде
17 май 2025 ел 15:38

Мөфти Камил хәзрәт мөселман сугышчылары турында: "Валлаһи, аларның догалары сезнең белән безнекеннән күпкә ихласрак"
17 май 2025 ел 13:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы