Мөфти Нальчикта: “Татарлар өчен традицион ислам моделе - фикһтагы Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәге Матуриди мәктәбе һәм Шәригатькә туры килгән тасаввуф (суфичылык)"

06 октябрь 2025 ел 13:31
Мөфти Нальчикта: “Татарлар өчен традицион ислам моделе - фикһтагы Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәге Матуриди мәктәбе һәм Шәригатькә туры килгән тасаввуф (суфичылык)"

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 14 нче көнендә (6 октябрьдә), Кабарда-Балкария Республикасының Нальчик шәһәрендә «Глобаль мәсьәләләр заманында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау» дигән конференция узды. Чараны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә КБР Диния нәзарәте оештырды.

Конференция эшендә күренекле ислам галимнәре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Кырым, Донецкидан, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлардан Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Казаннан дин әһелләре – Мөфти Камил хәзрәт һәм Диния нәзарәтенең кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн әр-Рави да бар.

Камил хәзрәт, җыенда катнашучылар алдында чыгыш ясап: "Россия мөселманнарының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау сүз турында барганда, бу мәсьәләдә мәзһәбләргә иярү мәсьәләсе нигез булып тора", – дип, мәзһәб традицияләрен саклау проблемасына тукталды. Ул Россия ислам җәмәгатьчелегендә мәзһәбләрне инкарь итү проблемасы барлыгына уфтанды һәм татар мөселманнары традицияләре мисалында, дәлилләр китереп, Идел буенда инкыйлабка кадәр татарларның ата-бабалары үзләрен хәнәфи-матуридилар дип санаганлыгы турында сөйләде.

– Мәшһүр галим, шәех Мөхәммәд Морад әр-Рәмзи әл-Казани әл-Мәнзиләвинең "Тарих голәмә Болгар вә Казан" китабында үткәндәге галимнәр турында болай диелә: "Алар тоткан юлга килгәндә, алар барысы  да – сөнниләр, дини карашлары – буенча матуридилар, гамәлләре белән бәйле мәсьәләләрдә хәнәфиләр булган. Бүгенге көнгә кадәр алар арасында дингә яңалык кертүчеләр булмады". Шулай итеп, фикһтагы Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәге Матуриди мәктәбе һәм Шәригатькә туры килгән тасаввуф (суфичылык) – татарлар өчен традицион ислам моделе шушы инде. Бу – 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре тарафыннан таратылган традицион Ислам", – диде Мөфти.

Камил хәзрәт фикеренчә, моны исбатлауның иң ышандырырлык ысулы – Идел буендагы мәшһүр имамнарның гакыйдә турында нинди китаплар язуларын һәм инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләрендә гакыйдәне нинди китаплар буенча өйрәтүләрен күрү дә җитә. Татар мәдрәсәләрендә ислам белемнәренең тулы комплексын үзләштерү өчен шәкертләргә 26 дан 137 гә кадәр китапны үзләштерергә кирәк булган. Алар арасында Нәҗметдин ан-Нәсафинең «Гәкаид ән-Нәсафия» әсәре (537/1142 елда вафат) һәм бу текстка карата Сәгъдеддин Мәсгуд ибн Гомәр Тафтазаниның шәрехләмәсе (716/1316 – 791/1389), Җәләлетдин әд-Дәваниның шәрехләмәсе белән «әл-Гакыйдә әл-Гадүдия» әсәре («Шәрх Мүлә Җәләл» буларак билгеле), Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818 – 1889) «әл-Хикмә әл-бәлига әл-җәния фи шәрх әл-гәкаид әл-хәнәфия», «Рисалә әт-тәүхид», «Дәләил әт-тәүхид» һ.б бар.

Камил хәзрәт, үзенең чыгышын тәмамлап: "Татар дин галимнәренең күпчелегенең гакыйдә мәсьәләләрендә – әхле-сөннәт вәл-җәмәгать, ягъни Хәнәфи-Матуруди мәктәбе традицион позицияләрен тотканлыгы ачык аңлашыла. Бу мәгълүматлар мәзһәб традицияләрен саклап калу өчен алга таба нинди юл белән барырга кирәклеген ачык күрсәтә: бу – шәкертләрне илебезнең атаклы дин галимнәре белем алган дәреслекләр буенча укыту", – диде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы