Бүген, рабигыль-ахир аеның 29-нчы көнендә (14-нче декабрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар Шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе – яңартылган татар исемнәре китабын әзерләп бастыруның мөһимлегенә тукталды һәм казыйлар алдына исемнәргә булган таләпләрне санап узды. “Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәгънәсез исемнәрне төшереп калдырдык. Гарәпчә мәгънәсе матур булса да, Шәригать күзлегеннән караганда кушарга ярамаган исемнәр бар”, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт. Ул бик борынгы, бүген кулланылышта булмаган исемнәр буенча да фикер алышырга чакырды. Киләсе утырышка, 11 гыйнвар көненә казыйлар барлык исемнәрне өйрәнеп, тәкъдимнәрен туплап киләчәк. Исемнәр китабы Казыйлар шурасы тәкъдиме белән Нәзарәтнең "Хозур" Нәшрият йортында дөнья күрәчәк һәм имамнар, әти-әниләр, киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, казыйлар берничә гаиләнең бәхәсле мәсьәләләрен өйрәнде һәм алар буенча карарлар чыгарды, шулай ук Татарстан мәчетләрен һәм имамнарын татар телен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау, халыкта милли-дини үзаңны тәрбияләү эшенә җәлеп итү ысуллары хакында да фикер алышты.
Татар исеме нинди булырга тиеш: казыйлар чираттагы утырышка җыелды
14 декабрь 2020 ел 14:44

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәменә корбанлыкка гаризалар кабул итә
21 май 2025 ел 11:52

Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате
21 май 2025 ел 08:25

Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә
20 май 2025 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы