Казанның Галиев мәчетендә 10 февральдән башлап мөселманнар өчен Ислам буенча экспресс-дәресләр башлана. Дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр өйлә намазы керүгә 10 минут кала Диния Нәзарәтенең Шәригать белгечләре һәм Коръән-хәфизләре фикһе, хәдис белеме һәм Коръән буенча сабаклар бирәчәк. Дүшәмбе саен остазлар гыйбадәт кылу тәртипләренә өйрәтәчәк. Атнаның һәр сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә хәдисләрне һәм аларның мәгънәләре өйрәтеләчәк. Пәнҗешәмбе көннәрендә теләгән һәркем Коръәнне дөрес уку — тәҗвид дәресен тыңлый алачак. Дәресләр Рамазан ае җиткәнчегә кадәр дәвам итәчәк.
Галиев мәчетендә ислам буенча 10 минутлык дәресләр башлана
07 февраль 2020 ел 16:49

Соңгы яңалыклар

“Зәкят” фондының яшь тәрбияләнүчеләре теплоходта җәйге алты көнлек палаткалы сменага китте
04 август 2025 ел 13:30

Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстанда быелгы беренче Мәүлид чарасы – IX Мәчкәрә укулары узачак
04 август 2025 ел 11:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы