Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19 көнендә (14нче гыйнварда), Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Казан епархиясенең социаль бүлек җитәкчесе иерей Сергий Петров белән очрашты. Очрашу барышында дин әһелләре үзара хезмәттәшлек итү һәм ишетмәүче, күрмәүче, ДЦП диагнозлы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында социаль эшчәнлек алып бару турында килеште. Инвалидлар белән мондый уртак чаралар уздыру Татарстан Республикасында динара һәм милләтара диалогны ныгытуга хезмәт итәчәк.
ТР мөфтие киңәшчесе Казан епархиясенең социаль бүлек җитәкчесе белән очрашты
14 гыйнвар 2020 ел 12:52

Соңгы яңалыклар

Югары Ослан авылы Үзәк мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды
28 июль 2025 ел 12:00

Әлки мөхтәсибәтендә Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үттеләр
26 июль 2025 ел 14:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы