Диния Нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды ашыгыч рәвештә 4 яшьлек Кенар Абилгасановка акча җыюны игълан итте. Кенар - Әзербәйҗан гражданины, шуңа күрә аңа түләүле медицина хезмәте күрсәтелә. Сабыйның гомере хәзерге вакытта зур куркыныч астында калган - аның тумыштан зәгыйфь йөрәгенә тиз арада операция таләп ителә. Кенар начар ашый, тиз арый, авыр сулый. Башка сүзләр белән әйткәндә, үпкәләренә кан үтеп керә. Операция аны сәламәтләндерә ала. Моның өчен 300 000 сум күләмендә акча кирәк. Кенарга ярдәмне 7715 кыска номерына ЗАКЯТ сүзе язып смс җибәреп, яки СБ картасына акча күчереп күрсәштеп була. Карта номеры: 639002629014626229 (Карта Альметова И.М.). Кенарның язмышына битараф калмыйк!
"Зәкят" Фонды ашыгыч рәвештә акча җыюны игълан итте
09 июль 2018 ел 09:39

Соңгы яңалыклар

Мөфти Татарстанда мәчетләр төзегәндә татар милли үзенчәлекләрен саклау буенча таләпләр булдырырга кушты
31 июль 2025 ел 09:00

Татарстанда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына ярдәм итү өчен акча җыю игълан ителде
30 июль 2025 ел 09:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы