Бүген 13 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” ял итү комплексында авыру балалар тәрбияләүче мөселман гаиләләре өчен ифтар оештыра. Фонд карамагында күп балалы, аз керемле һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр шактый. Туган авылымда корылган чатырда узачак ифтарда 300гә якын кеше катнашуы көтелә. Ифтар программасында балалар тарафыннан Коръән укулар, “Ислам диненең биш баганасы” темасына багышланган викторина, вәгазь уку, мөнәҗәтләр әйтү каралган.
Казанда сәламәтлеге чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ифтар оештырыла
13 июнь 2018 ел 15:30

Соңгы яңалыклар

Нәзарәттә Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль секретаре булып китте
13 май 2025 ел 16:18

«Kazan Halal Market»та 10 илдән товарлар тәкъдим ителәчәк. Аларны Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты комитеты тикшерә
13 май 2025 ел 08:42
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы