“Хәләл” комитеты рейдларга чыкты

05 апрель 2018 ел 15:53
“Хәләл” комитеты рейдларга чыкты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты бүген Балык бистәсе районында тикшерү белән булды. Биредә бары бер генә оешма – ит җитештерүче “Русский мрамор” компаниясе генә “Хәләл” стандартлары комитетыннан сертификат алган. Ә тикшерү барышында Балык бистәсе районында “Хәләл” комитеты тарафыннан бирелә торган тамгага охшатып, аны үзләре ясап, әлеге ярлыкны үз товарларына, элмә такталарга, витриналарга элеп куючы намуссыз эшмәкәрләр барлыгы ачыкланды. Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет белгече Илгиз Баһаветдинов бүген ялган хәләл билгесе белән сату итүче бер азык-төлек һәм ит кибетендә һәм кафеда булды. Аларга комитетныкына охшатып эшләнгән ялган тамганы кулланмаска һәм, мөселман кануннарына туры китереп эш алып барасы килгән очракта, Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетында сертификация узарга тәкъдим ителде. Мисал өчен, хәләл исемен кулланып эшләгән оешмаларның берсендә шәригатебез тарафыннан тыелган эмульгатор – кармин (Е120) кулланып эшләнгән азык-төлек табылды. “Хәләл” комитеты белгече искәрткәнчә, бары Диния нәзарәтендә сертификация узып кына хәләл кулланучыларның ышанычына ирешергә мөмкин. Комитет тарафыннан сертификат алган җитештерүчеләр даими күзәтчелек астында була һәм хәрәм катнашмалар ясап эшләнгән товарлар сатуга кертелми.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы