Нәзарәт “Каһарманнар елы”на нәтиҗәләр ясады һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, актив имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт белдерде

19 ноябрь 2025 ел 13:51
Нәзарәт “Каһарманнар елы”на нәтиҗәләр ясады һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, актив имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт белдерде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28нче көнендә (19нчы ноябрьдә), Казанда ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган тантаналы Хисап җыелышы узды. Бу уңайдан әлеге чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды. Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды.

Җыелыш кунакларын “Каһарманнарга мөселманнардан” күргәзмәсе каршы алды, биредә Татарстан Мөфтиятенең һәм гомумән мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән өлеше чагылыш тапкан. Күргәзмәдә бу эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре саннар һәм экспонатлар белән тәкъдим ителә. Экспонатларның барысы да – мәчет каршындагы волонтерлык пунктларында ясалган кул эшләнмәләренең үрнәкләре. Мисал өчен, аерым игътибарга Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмовның һәм “Гараж” төркеменең эшләнмәләре лаек: алар 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерлиләр. Күргәзмәне тагын бер өлеше – җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр Нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырыла.

Җыелыш Коръән аятьләре уку белән башланып китте: “Әл-Әнфәл” сүрәсенең 55-66нчы аятьләрен Хафиз-Курра, Пәйгамбәребезнең ﷺ турыдан-туры нәсел дәвамчысы, Нәзарәтнең кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы Мәэмүн әр-Рави укыды. Әлеге аятьләр юкка гына сайлап алынмаган – аларда Аллаһының дошманнарына каршы сугышлар һәм иман китерүчеләргә җиңү сөенече турында хәбәр ителә.

Алга таба җыелыш кунакларына Диния Нәзарәте Рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул 2025нче елның Нәзарәт тарафыннан “Каһарманнар елы” дип игълан ителүен искә алды, үтеп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.

Мисал өчен, 2025нче елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәрде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аларның саны – 100дән артык. Сәфәрләргә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе да чыкты – хәрби операция башланган көннән ул 9 тапкыр гуманитар вазифа белән МХО зонасына барып кайтты. 2025нче елдагы гуманитар йөкләрнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә. Шунысы мөһим: Нәзарәт вәкилләре туган җирдән килгән күчтәнәчләрне солдатларның үз кулына тапшыра. Быел аларны илтеп җиткерүдә 35 имам һәм мөфтият хезмәткәре катнашты.

Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк сугышчыларның теләген күздә тотып җыела һәм нигездә компьютер җиһазлары, элемтә чаралары, җылыткычлар, техника кирәк-яраклары, транспорт чаралары, дарулар һәм хәләл азык-төлекне тәшкил итә, шулай ук мәчет каршындагы волонтерлык үзәкләрендә кулдан ясалган эшләнмәләрне үз эченә ала: волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре һәм коры душлар ясый, оекбашлар бәйли, киемнәр һәм госпитальлар өчен урын-җир кирәк-яраклары тегә, коры ризык, чәй, токмач, хәләл корсервалар әзерли... Мондый волонтерлык үзәкләре республикабызның 104 мәчетендә эшли.

2025нче елда алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән гуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет тора. Автомобильләр “Каһарман” хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган дин кардәшләребездән җыелган акчаларга сатып алынды. Фронтка “тәгәрмәчле мәчет”ләр җибәрү тәҗрибәсе Россия өчен уникаль булды – Татарстан мөфтиятеннән соң аны илебезнең башка мөфтиятләре дә файдаланды. Моннан тыш, фронтка 6 автомобиль һәм 5 мотоцикл җибәрелде. МХОга Татарстан Диния Нәзарәтеннән барлыгы 15 машина һәм 9 мотоцикл тапшырылды.

2025нче елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булып, Татарстан мөфтиятенең тагын бер уникаль тәҗрибәсе – фронтта блиндаж мәчетләр ачу тора. Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында беренче җир асты мәчетен быелның гыйнварында “Батыр” батальонында Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев булдырды. Хәзерге вакытта аның хисабында – фронтның төрле нокталарында барлыгы 3 җир асты мәчете. Бу үрнәкне “Алга” батальонында хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамы Руслан хәзрәт Әгъмәлов, шулай ук Чистай районыннан мобилизацияләнгән имам Илфак хәзрәт Зөлкарнәев та кабатладылар – аңа Түбән Кама мөхтәсибәте теләктәшлек күрсәтте. Шулай итеп, бүгенге көндә хәзрәтләр фронтта 5 блиндаж мәчет ясады.

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган мөселман сугышчысының кесә белешмәлеге дә солдатлар өчен файдалы булды. Китап «Мусульманин на воинской службе» исеме астында дөнья күрде һәм ул махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына рухи ярдәм күрсәтү максатыннан әзерләнде, хәрби-кыр шартларында дини кануннарны үтәү мәсьәләләренә багышланды. Әлеге чыганак үз эченә авыр мизгелләрдә уку өчен догаларны: дошманнардан саклану өчен, борчылганда һәм хәтәр чакта, шулай ук катлаулы шартларда рухи тынычлыкны саклау буенча киңәшләр һәм хәрби хезмәттә гыйбадәт кылу тәртибе буенча кыскача күрсәтмәләрне ала.

Брошюраны әзерләүдә Диния Нәзарәтенең 15нче Александрия бригадасындагы һәм 90нчы танк дивизиясендәге полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев катнашты, ул – 2024нче елдан махсус хәрби операция зонасында мөселман сугышчылары белән хезмәт итә.

Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнашучы һәркемгә, шулай ук ТР Рәисенә рәхмәт белдерде – аның ярдәме белән 2025нче елда махсус хәрби операциядә катнашкан 247 кеше һәм аларның якыннары хаҗ кылу бәхетенә иреште.

Каһарманнарга булышу белән беррәттән, Нәзарәт шулай ук тылда аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә. Бу хакта җыелышта Татарстан Мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләде: мөхтәсибәтләрдә даими рәвештә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның якыннары белән очрашулар оештырыла, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырыла, Татарстан мәчетләрендә сугышчылар өчен догалар кылына, махсус ифтарлар һәм мәҗлесләр, “Коръән ашлары” һ.б. оештырыла. Ә РФ Оборона министрлыгы карамагындагы Казан госпиталендә, Республика клиник хастаханәсендә һәм “Наташа” хосписында дәваланучы сугышчыларның хәлен белергә Нәзарәт имамнары йөри.

Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы