“Без – татарлар!” конкурсына йомгак ясалды

16 февраль 2018 ел 14:33
“Без – татарлар!” конкурсына йомгак ясалды

Бүген изге җомга көнендә Казанның Галиев мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Саллы бүләкләрне җиңүчеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе тапшырды. Үзенең сәламләү чыгышында ул татар рухи мирасын торгызу, татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында әйтеп үтте һәм шушы җитди мәсьәләдә массакүләм мәгълүмат чараларының олы ролен ассызыклады. Хәзрәт шушы мөһим төшенчәләрне киң җәмәгатьчелеккә аңлаешлы, үтемле һәм объектив формада җиткергәннәре өчен, шулай ук ике дәүләт телен тигез күләмдә өйрәнү һәм файдалану мәсьәләсен күтәреп чыгып, ата-аналарның игътибарын шушы проблемаларга җәлеп иткән өчен, каләм ияләренә үзенең олы рәхмәтен җиткерде. 

Конкурс йомгаклары буенча Татарстан журналистлары дөрестән дә татар теле темасын актив яктыртты дигән нәтиҗә чыгарып була. Бәйгедә республиканың Казан, Мамадыш, Биектау, Норлат, Алабуга, Зәй, Арча, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чүпрәле, Буа һәм башка почмакларыннан 79 журналист катнашты. Мөфти җитәкчелегендәге жюри әгъзалары игътибарына рус һәм татар телләрендәге 300-гә якын эш тәкъдим ителде. Шуларның йөздән артыгы – басма чараларда дөнья күргән мәкаләләр. 86 эш "Иң яхшы интернет-язма" номинациясендә катнашты. Иллешәр журналистик хезмәт радио һәм телевидениедә иң яхшы материал исеме өчен көрәште. Жюри әгъзалары алар арасыннан теманың объектив һәм төрлеяклап яктыртылышы, кызыклы һәм яңа геройлар һәм экспертларның катнашуы, эксклюзив фикерләр файдалануы, укучыга һәм тамашачыга тәэсир итү өчен экспрессив чаралар куллануы белән аерылып торган эшләрне сайлап алды. 
Нәтиҗәдә, Гран-прига "Татарстан яңа гасыр" телекомпаниясенең "7 дней" тапшыруы хәбәрчесе Илзирә Юзаева ия булды. "Иң яхшы телевизион сюжет" шулай ук ТНВ каналында чыккан – аны "Новости Татарстана" тапшыруы хәбәрчесе Лина Зиннатуллина төшергән. Иң яхшы интернет-басма" номинациясен үзара "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Мөршидә Кыямова һәм Алия Җамалиева бүлештеләр. "Басма чараларда иң яхшы язма" номинациясендә җиңүне "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Зөһрә Садыйкова яулады. "Иң яхшы радиорепортаж" булып Мамадыш районының "Нократ дулкыннары" радиосында татар телендә чыккан "Кызган таба" тапшыруы танылды.

Моннан тыш, мөфти һәм жюри әгъзалары, тагын берничә журналистка  моңарчы игълан ителмәгән өстәмә бүләкләр тапшырырга карар чыгара. "Махсус бүләк иясе" номинациясендә бирелгән теманы аеруча актив яктыртканнары өчен танылган һәм яшь каләм ияләре – Ләйсирә Фазлыева, Рәшит Минһаҗ, Наталья Спиридонова, Чулпан Галиәхмәтова, Тимур Рәхмәтуллин, Гадилә Галимова һәм Айсылу Юлдашева бүләкләнде. 

Исегезгә төшерәбез, “Без – татарлар” журналист эшләре конкурсы 2017 елның 1 ноябрендә игълан ителде һәм конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чараларыннан материаллар 2018 елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителде. Каләм ияләре тарафыннан Татарстан Республикасында татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү, шулай ук татар рухи мирасы яңарышы проблемаларына игътибар юнәлтү максатыннан уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен телевидение, радио, интернет, матбугат әһелләре үзләренең иҗади хезмәтләрендә татар теленең көчле мәдәни ресурс буларак дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү, җәмәгатьчелектә дәүләт телләрен тигез күләмдә файдалану кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгарга тиеш иделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы