Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Добро mail.ru мәйданчыгында яңа проект башлап җибәрде. Әлеге сайт аша үсеше ягыннан күп тайпылышлары булган балаларга ярдәм итү игълан ителгән. Шул рәвешчә, зәгыйфь балаларны махсус катнашмалар белән түгел, ә гадәти ашамлыклар белән ашарга өйрәтәчәкләр.
Саулыгы ягыннан күп тайпылышларга ия балалар бер бик җитди проблема белән очраша – ризык ашау. Хәрәкәттәге үзгәрешләр һәм зәгыйфьлек балага стабиль торышта булырга мөмкинлек бирми, шул сәбәпле алар каты ризыкны чәйни, кашыкны үзләре тотып ашый алмый һәм чокыр тотып су эчүдән мәхрүм булалар. Шулай итеп, туклану процессы озакка сузыла. Бала да, аны ашатучы әнисе дә бик нык ара. Алар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр куркыныч астына куела. Иртә ярдәм итү үзәге белгечләре әти-әниләргә әлеге балаларны ничек ашатырга кирәклеге турында сөйләячәк. Шундый ун балага ярдәм итү өчен, “Зәкят” фонды акча җыя: кирәкле сумма – 532000 сум. Балаларны ашарга-эчәргә, чәйнәргә һәм йотарга өйрәтәчәкләр.
Әйдәгез, балаларга гадәти ашамлыкларның тәмен тоярга, кирәкле витаминнар һәм минераллар алырга, ә әти-әниләргә балаларны ашату өчен азрак вакыт һәм көч сарыф итәргә ярдәм итик, алар да үз балаларының уңышларына шатлансыннар!
Акчаларны ничек итеп күчерү турында белү өчен:
https://dobro.mail.ru/projects/pust-deti-pochuvstvuyut-vkus-edyi/