16 февральдә, җомга көнне, Казанда Черек күл паркы территориясендә янә хәйрия акциясе үткәреләчәк. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар бары шугалакка килеп кенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәмнәрен күрсәтә алачак. Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак.
“Добрая Казань” проекты кысаларында уза торган әлеге акция шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм ул хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Фото: "АиФ Казань".