Мөфти Согуд Гарәбстаны галиме белән хезмәттәшлек турында сөйләште
09 февраль 2018 ел 09:59
Согуд Гарәбстанына Король Салман ибне Абдул-Газиза Әл Сауд чакыруы буенча эшлекле сәфәр вакытында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам дөньясында мәшһүр галдим - хәдисләр буенча доктор, шәйх Мөхәммәд Таһир Нурвәли белән очрашты. Галим - хәнәфи мәзхәбендә, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ иң якын һәм олы сәхабәсе Әбү Бәкернең (радыйаллаху анху) нәсел дәвамчысы. Очрашу нәтиҗәсе булып аның белән Болгар ислам Академиясе кысаларында хезмәттәшлекне урнаштыру турындагы килешүләр тора. Доктор Камил хәзрәтнең Болгар ислам академиясендә хәдис белеме буенча кыскача курслар алып бару тәкъдимен кызыксынып кабул итте.
Соңгы яңалыклар
08 сентябрь 2025 ел 09:17
05 сентябрь 2025 ел 11:45
04 сентябрь 2025 ел 17:30
04 сентябрь 2025 ел 12:49