Кичә Түбән Кама мөхтәсибәтенә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килде. Бу – чираттагы эш сәфәре. Кунак “Ихлас” рухи-тернәкләндерү үзәгендә, “Ихсан” ритуал үзәгендә булды һәм түбәнкамалылар белән бергә өйлә намазын укыды. Аннары Түбән Кама районы имамнары белән очрашу оештырылды.
Очрашуда Рөстәм хәзрәт бер сәгать дәвамында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү буенча эшчәнлеге, Коръән-хафизлар мәктәбен торгызу һәм татар, рус телләрендә тәфсирләр әзерләү барышы турында сөйләде.