Татар теле курслары: халыкта ихтыяҗ тагын да артты, мәчетләр исемлеге киңәйде

07 февраль 2018 ел 11:11
Татар теле курслары: халыкта ихтыяҗ тагын да артты, мәчетләр исемлеге киңәйде

Татарстанның ун мәчетендә атнасына өч көн уза торган татар теле курслары ачылуга бер атна да узмады, исемлеккә янә өч мәчет өстәлде. Мисал өчен, Чистай шәһәренең “Нур” мәчете мәдрәсәсендә, халыкка уңайлы булсын өчен, укуларны ике сменада оештырырга карар кылдылар: дүшәмбе иртәнге сигездә (08.00), пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә. Дәресләр аерым мөхтәсибәт хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр өчен уздырыла. Курсларга барлыгы 25 кеше язылды.

Казан шәһәрендә исә телне өйрәнүгә ихтыяҗның көчле булуын истә тотып, Мәрҗани мәчете өстәмә рәвештә курсларның ачылуы турында игълан итте. Хәзерге вакытта укучылар группасы җыела, ул җыелып беткәч, дәресләр вакыты билгеләнәчәк. Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсендә узачак татар теле курсларына 293-36-86 номеры буенча язылырга мөмкин. Адрес: Каюм Насыйри урамы, 17.

Ә менә Нурлатта укырга теләүчеләр мәчет бинасына гына сыймады: укуларны алып бару өчен өч катлы таш бина – "Нурлат" ислам үзәге җәлеп ителде. Хәзерге вакытта укырга теләүчеләрне саны йөздән артып китте. Атнасына өч тапкыр - пәнҗешәмбе, чәршәмбе көннәрендә 13.00 сәгатьтә, якшәмбе 18.00 сәгатьтә узачак татар теле һәм татар тарихы дәресләрен алып бару өчен укытучылар билгеләнде. Курслар Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов тырышлыгы белән һәм халыкта аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән башкалабыз һәм Татарстан шәһәрләре мәчетләрендә 2 февральдән “Без – татарлар” дип исемләнгән татар телен өйрәнү курслары ачылды. Нәтиҗәдә, бушлай өч айлык курслар Казанның алты мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”, "Мәрҗани"дә һәм республикабызның җиде мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чистай шәһәре мәчетләрендә эшли.

Уку-укыту барышын оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы әзерләнде һәм басылып чыкты.

Курслар төгәлләнгәч дәресләргә йөрүчеләргә үзләштерелгән белем күләме күрсәтелеп сертификатлар тапшырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы