Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уза

11 ноябрь 2025 ел 15:10
Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уза

2025 елның 29 ноябрендә Лениногорск шәһәренең «Татнефть-Кайгырту» спорткомплексында мөселман яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Анда катнашыр өчен Татарстанның барлык почмакларыннан мөселманнар – һәр мөхтәсибәттән биш тапкыр намаз укучы өч кеше чакырыла.

Турнирны Нәзарәтнең Лениногорск мөхтәсибәте Лениногорск шәһәре хакимияте һәм «Татнефть-Кайгырту» спорткомплексы белән берлектә оештыра.

Ярышлар мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортны популярлаштыру, өстәл теннисы буенча иң көчле уенчыларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Шәхси зачетта ярышлар 35 яшькә кадәрге, 35 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында уза. Командалар зачетында бер команданың нәтиҗәләре кушыла. Шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр призлар һәм грамоталар белән бүләкләнә.

Ярышларда катнашу өчен гаризаларны 22 ноябрьгә кадәр leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru адресы буенча электрон почтага юллау зарур. Тәфсиллерәк мәгълүматны 89179171169 телефоны буенча ватсап мессенджеры аша белешергә мөмкин. Гариза үрнәге һәм бәйгенең Нигезләмәсе файл рәвешендә беркетелде.

Белешмә.

2024 елда узган ярышларда Бөгелмә, Азнакай, Сарман, Лениногорск, Ютазы, Алабуга, Арча, Балтач, Әлмәт һәм Буа мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Бөгелмә, Алабуга, Балтач һәм Лениногорск уенчылары иң яхшылар дип табылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы