Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җирле яшьләр белән очрашты. Очрашу мондый чараларны үткәрүгә багышланган “Ковёр” яшьләр башлангычы үзәгендә узды. Үз сорауларын бирергә һәм Түбән Кама мөселманнары башлыгы белән аралашырга илледән артык егет һәм кыз килде. Салих хәзрәт аларга ислам динендә гаилә кыйммәтләре, мөслимәнең вазифасы, ир-атның җаваплылыгы һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләде. Сораулар исә намуслылык, чисталык, ихласлык, сәламәтлек турында яуды. Салих хәзрәт тулысы белән аларга җавап бирде һәм очрашуны игелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм тәкъвалык сыйфатлары теләп төгәлләде.
Түбән Кама мөхтәсибе яшьләр белән аралашты
07 февраль 2018 ел 08:33
Соңгы яңалыклар

Казанда Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак һәм хаҗга юлламалар уйнатылачак
14 август 2025 ел 09:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы