“Без – татарлар!” конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнә: бары бер генә көн калды!

29 гыйнвар 2018 ел 10:00
“Без – татарлар!” конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнә: бары бер генә көн калды!

Иртәгә, 30 гыйнварда, 18.00 сәгатьтә “Без – татарлар” журналист эшләре конкурсында катнашу өчен эшләр кабул итү төгәлләнә. Конкурста катнашу өчен республикабызның үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, Татарстанның төрле почмакларыннан журналистларның катнашырга кызыксыну белдерүләре сөендерә.

Исегезгә төшерәбез, конкурс массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасында татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү, шулай ук татар рухи мирасы яңарышы проблемаларына игътибар юнәлтү өчен уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен журналистлар үзләренең иҗади хезмәтләрендә татар теленең көчле мәдәни ресурс буларак дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү, җәмәгатьчелектә дәүләт телләрен тигез күләмдә файдалану кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгарга тиеш.

Әлеге темалар буенча Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Гран-при», «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма». Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала.

Катнашу өчен гаризалар 2018 елның 30 гыйнварына кадәр Казан, Габдулла Тукай ур., 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы