Татарстан Мөфтие киңәшчесе, Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкил Илдар хәзрәт Баязитов Апаста "Хәҗәр" үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашты.
Чарада шулай ук "Ярдәм-Помощь" гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, "Хәҗәр" үзәге директоры Айназ Сафиуллин, ТР Апас районының җәмәгать эшлеклеләре, "Хәҗәр" рухи-әхлакый үзәге проектларында катнашучы балаларның ата-аналары катнашты.
Очрашу балалар һәм яшьләр арасында әхлакый нигезләрне саклауның көнүзәк мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук "Хәҗәр" рухи-әхлакый үзәгенең җәйге чордагы эш нәтиҗәләре чыгарылды: анда барлыгы 100 дән артык бала өчен ике тапкыр сәламәтләндерү курслары оештырылды.
Илдар хәзрәт Баязитов үз чыгышында гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре, балалар һәм яшьләр арасында гуманлылык, бер-береңнең хәленә керү кебек традицион, гомумкешелек кыйммәтләрен, шул исәптән татар дини мирасы чагылышы аша да, комплекслы сакларга кирәклеген ассызыклады. Спикер шулай ук 14 сентябрьдә булачак сайлауларда Рәис Рөстәм Нургали улы Миңнеханов аркылы Татарстан Республикасы җитәкчелегенең хәзерге курсын хуплауның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. "Җәмгыятьнең, республиканың, илнең уңышы, тулаем алганда, һәрберебезнең сайлавына бәйле", - дип йомгаклады сүзен И.Баязитов.