Мәчетләр каршындагы татар теле курслары өчен дәреслекләр нәшер ителде

26 гыйнвар 2018 ел 11:02
Мәчетләр каршындагы татар теле курслары өчен дәреслекләр нәшер ителде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы нәшер ителде. Ул татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” мәчет каршындагы кыска вакытлы курсларга килүчеләр өчен махсус чыгарылды. Дәреслекләр укучыларга файдалану өчен бушлай биреләчәк һәм аларга телнең лексикасын, сөйләмен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итәчәк. Әлеге әсбапны Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина әзерләде. Басманың тиражы – 600 данә. Исегезгә төшерәбез, курсларга язылучыларның саны биш йөз кешедән артып китте.

Ике йөз битлек әсбап укучыларга уңайлы булсын өчен татар һәм рус телләрендә әзерләнгән һәм ул татар телен өйрәнүнең башлангыч курсын тулысы белән үз эченә ала. Дәреслекнең эчтәлеге коммуникатив мохиттә иң кирәк булган тематик бүлекләргә бүленгән: “Сәламләшү. Танышу. Әңгәмә әдәбе”, “Гаилә. Йорт. Әти-әниләр”, “Атна көннәре. Ел фасыллары. Вакыт” һәм башкалар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы