Татарстан мөфтияте дини уку йортларын “Безнең мирас” журналына язылу белән бүләкләде
21 декабрь 2017 ел 09:44
2018 елның беренче яртыеллыгында да республикабызның 9 мәдрәсәсе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты “Безнең мирас” журналын алачак. Татарстан мөфтияте әлеге дини уку йортларын журналга яздыру белән бүләкләде. Журналның һәр санында күренекле дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Габдерәшит Ибраһимов, Муса Бигиев һәм башкаларның хезмәтләре, вәгазьләре, ислам дине һәм пәйгамбәрләр тарихы, дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре, ислам диненең татар халкы тормышында тоткан урыны турындагы мәкаләләр басылып килә.
Соңгы яңалыклар
08 сентябрь 2025 ел 09:17
05 сентябрь 2025 ел 11:45
04 сентябрь 2025 ел 17:30
04 сентябрь 2025 ел 12:49