Мөфти кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча Махачкалада чыгыш ясады

20 декабрь 2017 ел 17:19
Мөфти кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча Махачкалада чыгыш ясады

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагстан Республикасы башкаласына – Махачкала шәһәренә килде. Монда “Милли куркынычсызлыкны тәэмин итү факторы буларак ислам тарихы һәм мәдәниятен тирән белүче белгечләр әзерләү” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Россиянең һәм чит илләрнең күренекле галимнәре һәм дин әһелләре дәүләт хакимияте органнарының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының хезмәттәшлеге, шул исәптән фәнни һәм дини оешмаларның Россия Федерациясендә ислам тарихы һәм мәдәниятен тирән белүче белгечләр әзерләү милли куркынычсызлыкны тәэмин итүче факторларның берсе булу мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Форумны оештыручылар – Дагстан гуманитар институты, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Санкт-Петербург дәүләт университеты, Дагстан Республикасы мөфтияте, Дагстан Республикасының вөҗдан иреге, дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты. Конференция кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк: теологлар әзерләүдә Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнү; дәүләт үсешенең өстенлекле бурычы буларак исламны белгән белгечләр әзерләү; хәзерге Россия теологик белем бирү үсешендә гарәп теленең роле; террорчылык һәм экстремизмга каршы торуда массакүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләре; милли куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хокукый мәсьәләләр.  

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Ул әлеге мәсьәләгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде һәм республикабыз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Болгар ислам академиясе тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул ассызыклаганча, “әлеге проблема ил күләм дәрәҗәдә һәм ул дәүләтебез үсеше өчен өстенлекле бурычлардан санала”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы