21 декабрьдә башкалабызның “Юность” мәдәният йортында (Химиклар урамы, 11) Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы мөхтәсибәте татар дин эшлеклесе, мөфти Галимҗан Баруди елы уңаеннан “Галимҗан Баруди истә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештыра. Әлеге чара барышында вәгазьләр укылачак, Галимҗан Баруди турында фильм күрсәтеләчәк, күренекле галимнең тормыш юлы сөйләнеләчәк, Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан театральләштерелгән өзек тәкъдим ителәчәк, Галимҗан Барудиның туганнары белән күрешү оештырылачак, мөнәҗәтләр әйтеләчәк. Әлеге кичәгә теләге булган һәркем чакырыла, керү түләүсез, билетлар саны чикле. Башлана 18.00 сәгатьтә.
Казанда Галимҗан Баруди кичәсе әзерләнә
15 декабрь 2017 ел 10:29

Соңгы яңалыклар

Камил хәзрәт Бангладеш Илчелегенең сәүдә эшләре буенча киңәшчесе Др. Шаһ Мөхәммәд Хәбибул Хәсән белән очрашты
18 июль 2025 ел 16:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы