Мөфти Камил хәзрәт Әлмәт мөхтәсибәтендә булды

22 октябрь 2025 ел 15:32
Мөфти Камил хәзрәт Әлмәт мөхтәсибәтендә булды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 30нчы көнендә (22нче октябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Әлмәт мөхтәсибәтенә килде.

Биредә ул шәһәрнең Үзәк мәчетендә һәм Әлмәт мәдрәсәсендә булды, шулай ук мөхтәсибәт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда катнашучылар мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр, аеруча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Октябрь башында Әлмәт районы мәчетләре активистлары һәм мәхәллә халкы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар посылкалар әзерләде. Мөфти Камил хәзрәт әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Әлмәт Үзәк мәчетендә Мөфти Камил хәзрәткә мөхтәсибәтнең белем бирү һәм мәгърифәтчелек башлангычларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, аңа Әлмәт мәдрәсәсенең яңа бинасын күрсәттеләр – биредә шәкертләргә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча шактый зур хезмәт куелган. Мөфти башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы