Әлмәт үзәк мәчетендә мәхәллә халкы өчен беренче татар теле дәресләре башланып китте. Бушлай укытуны филология фәннәре кандидаты, доцент Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы алып бара. Дәресләр халыкны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тел аша мәдәният һәм традицияләрне танып белү максатыннан оештырыла. Моннан тыш, тел дөньясында үзләрен ачарга теләгән һәр кеше дә чакырыла. Дәресләр атнаның һәр чәршәмбесендә кичке алтыда (18.00) шәһәрнең үзәк мәчетендә уза.
Әлмәт мәчетендә татар теле укыта башладылар
16 ноябрь 2017 ел 15:00

Соңгы яңалыклар

Татарстан мөселманнары Лисичанск һәм Рубежное балаларына якынча 1 млн сумлык гуманитар ярдәм тапшырды
11 август 2025 ел 16:51

Татарстан Мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты
07 август 2025 ел 12:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы