Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәҗлес үткәрелде. Әлеге көнне өлкәннәрне, инвалидларны, пенсионерларны бәйрәм табынына җыеп, җәмәгатьчелекнең игътибарын олы яшьтәге кешеләргә юнәлттерергә мөмкин булуын ачыкладылар.
Үзәк мәчеттә узган чарага зур хөрмәткә лаек сиксәнгә якын әби-бабай җыелды. Мәҗлес Бөгелмә мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланды. Имам кеше җыелган халыкка олы кешеләргә булган хакларыбыз, аларга игътибарлы булырга кирәк булуыбыз турында сөйләде, Кәламе шәрифтән сүрәләр укыды. Аннары өлкәннәр мәчет янында пешерелгән пылаудан авыз итте.
Мәҗлестә катнашучыларга шулай ук Бөгелмә районы Карабаш авылында үстерелгән яшелчәләрдән гошер сәдакасы таратылды.