Бүген - Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумының икенче көне. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин форум эшен яктыртучы журналистларның сорауларына җавап бирде. Кичә катнашучылар мәчетләр каршындагы курсларда белем бирү турында фикер алышса, бүген урта һәм югары дини белем бирү мәсьәләләре күтәрелә.
"Докторлар, магистрлар күп булырга тиеш түгел", - дип, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясендәге шәкертләр санын алтынга тиңләде. "Алтын урамда таш сыман ятса, ул алтын була алмый, - диде ул. - Укыту программабыз хәзер камил. Кемдер шәкертләребез җитми дип әйтә. Әмма безнең фикеребез: докторлар, магистрлар күп булырга тиеш түгел. Докторлар - данәле товар дияргә була. Шуңа күрә шәкертләр җитә, остазлар да бар. Филистыйн, Сурия, Мисырдан галимнәр укытырга килделәр, сабыр гына эшләргә кирәк. ИншАллаһ, берничә елдан беренче магистр, докторларыбыз чыгачак".